Shorts
- Асия Хәйруллина исемендәге театр фестивале район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән атаклы татар артисткасы, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган артисты, Түбән Барыш авылында туып-үскән данлыклы якташыбыз Асия Хәйруллинаны искә алу, аның исемен мәңгеләштерү, театр сәнгатен үстерү, районара мәдәни мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан һәм Апас халык театры оешуга 55 ел тулу уңаеннан оештырылды. 📹Гөлназ Вәлиева #татмедиа
- Апас егетләре - шәхси эшмәкәр Илдар Нәбиуллин, Җәмигъ мәчете имамы Фәргать Мотыйгуллин, махсус хәрби операция ветераны Дамир Мөбәриев махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк алып барды. Алар егетләр белән күрешеп, туган якның сәламнәрен, күчтәнәчләрен тапшырып, исән-имин кайтып җитте. -Егетләр белән очраштык, барлык әйберләрне, машинаны тапшырдык. Зур рәхмәтләр әйтеп, бик канәгать калдылар. Безнең төп максат - егетләргә аларның безгә ни кадәрле кадерле булуларын аңлату, алар өчен борчылу, сагынуыбызны җиткерү, һәрчак ярдәмгә әзер торуыбызны белдерү иде. Барлык кирәкле әйберләр кыска вакыт эчендә җыелды. Без райондашларның, халкыбызның ни кадәрле бердәм булуын аңладык. Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншинга, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, район халкына, көмеш волонтерларга зур рәхмәт, - ди Илдар Нәбиуллин.
- 📸Гөлназ Вәлиева #Татмедиа
- Гәлиәсгар Камал театыры артислары
- Фестиваль кысаларында Татарстан Республикасының Иделаръягы театр коллективлары 3 декабрьгә кадәр чиратлашып спектакльләр күрсәтәчәк. Шулай ук дәүләт театрлары да үзләренең спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев катнашты.
- Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, районда көзге ярминкә узды. 📹Гөлназ Вәлиева #Татмедиа
- Начальник Госавтоинспекции Апастовского района Румбик Гараев дал интервью изданию «Апастово-информ». Основной темой выступления стала профилактика дорожно-транспортных происшествий с участием пешеходов. Также начальник ГАИ рассказал о важности использования световозвращающих элементов в период сокращения светового дня.
- “Киң күңелле, олы йөрәкле һәм балаларны ихлас күңелдән яраткан кеше генә тәрбияче булып эшли ала”, - ди “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Гайфуллина. Ул 40 ел гомерен сабыйлар күңеленә белем һәм тәрбия орлыклары салуга багышлаган.
- Видео: Гөлнара Сөнгатуллина
- Махсус хәрби операция ветераны Раил Хәеров киләчәк өчен үз тавышын бирде 🤲 Раил Хәеров дусларын искә алды, һәркемгә тыныч тормыш теләде. Заготзерно бистәсендә яшәүче махсус хәрби операция ветераны Раиль Хәеров Каратун мәдәният йортында урнашкан 906нчы номерлы сайлау участогына килеп, үз тавышын калдырды. “Дөньялар тыныч булсын, яу кырындагы дусларым исән-имин туган җирләренә кайтсыннар”, - диде Раил Хәеров. Заготзерно бистәсендә яшәүче Раил Хәеров махсус хәрби операция башланганның беренче көннәреннән бирле Ил иминлеге сагында булды. Мобилизациянең икенче төркеме белән үк тынычлык сагына басты, ирекле батальонның штурм группасы командиры булып хезмәт итте. Раил Хәеров намуслы хезмәте өчен күп кенә Рәхмәт хатларына һәм “Хәрби батырлыгы өчен”, Суворов медальләренә лаек булды. Бүгенге көндә махсус хәрби операция эшләре буенча район башлыгы ярдәмчесе булып эшли.
- Район башлыгы Айрат Җиһаншин сайлау участогы эшчәнлеге белән танышты, комиссия әгъзалары белән аралашты. «Бүген иртәнге 8.00 сәгатьтән район буенча 50сайлау участогында эш башланды. Шунысы шатландыра: Апас халкы һәрвакыт сайлауларда актив катнаша. Сайлау участокларында эшләүчеләргә зур рәхмәт. РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар – бик мөһим. Без киләчәгебезне сайлыйбыз. Республикада да, районда да күп эшләр эшләнә, - дип белдерде район башлыгы. Тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Сайлаулар районда да зур оешканлык белән уза. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сайлау участоклары көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли.
- Биредә авылдашлар мәчеттә әзерләнгән мул сыйлы табыннар артында очрашты, күреште, аралашты. Пәйгамбәребез турында эчтәлекле чыгышлар тыңлады. Бәйрәмдә коръән аятьләре, догалар укылды, салаватлар әйтелде, вәгазьләр сөйләнде. Иң сөенечлесе шул: дини чарада балалар да катнашты. Фото, видео: Гөлназ Вәлиева
