Апастово-информ
Иконка канала Апастово-информ

Апастово-информ

8 подписчиков

116
просмотров
Апаста яңа төзелгән “Мирас” пансионатында журналистлар, блогерлар өчен матбугат конференциясе узды. Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин, аның урынбасары Ленар Хантимиров, “Ярдәм” хәйрия фонды рәисе Илдар Баязитов, Болгар ислам академиясе, Татарстан Республикасы җәмәгать Советы җитәкчеләре, “Ярдәм” хәйрия фонды вәкилләре һәм башкалар катнашты. “Мирас” пансионаты уңайлы җирдә урнашкан. Янәшәдә генә мәктәп, кунакханә, спорт объектлары, ял паркы урын алган.
88
просмотров
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова яшь гаиләләрне котлады.
125
просмотров
В деревне Деушево, около реки Свияга, прошел музыкально-туристический фестиваль бардовской песни🎤🎻🎸🎼
134
просмотра
22 июньнән Әлмәндәр авылында “Авылда рәхәт. Әлмәндәрдә рәхәт” лагере эшли башлады. Әлеге лагерьда Әлмәндәрдә яшәүче һәм җәй көне авылга кунакка кайткан 28 бала ял итә. Алар өчен клуб мөдире Лилия Камалиева төрле кызыклы һәм файдалы ял чаралары оештыра. #Татмедиа
103
просмотра
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Киңәшмәдә 4 мәсьәлә каралды. Кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклау, массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәвефен кисәтү, иминлек кагыйдәләрен чагылдыру, хайваннар катнашындагы юл һәлакәтләрен киметү хакында сүз булды. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов җитди таләпләр куйды.
82
просмотра
23 июнь көнне Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда милли матурлык, зәвык һәм татар рухы бер сәхнәдә очрашты! Республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең финалы узды. Финалда 12 кыз катнашты. Зона этабында җиңү яулап Апас данын Карабай кызы - Иске Йомралы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Диана Новосёлова яклады һәм “Иң тырыш” номинациясендә җиңү яулады. Бәйгенең этаплары кысаларында катнашучылар белән башкалабыз Казан каласында 10 көн дәвамында киң колачлы әзерлек программасы алып барыла. Бу чорда кызлар милли мәдәният, тарих, гореф-гадәтләр белән тирәнтен танышып, иҗади һәм шәхси үсеш юнәлешләрендә белемнәрен арттыра. Быелгы финал концерты татар кешесен туган җиренә бәйләп торучы җиде төп кыйммәткә нигезләнгән. Алар арасында туган тел, дин һәм имам, милләт тарихы, гореф-гадәтләр, әдәби-мәдәни мирас, гаилә һәм туган ил бар. Концерт программасын бизәп, Татарстан Республикасы дәүләт бию ансамбле дә чыгыш ясады.
91
просмотр
Караборнаш авылында яшәүче Әминә әби Насыйхова 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Акъәбигә Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының котлау открыткасы тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, Коштавылы авыл җирлеге башлыгы Хөҗәт Сабиров иң изге теләкләрен юлладылар.
110
просмотров
Изге күңелле эшмәкәр Лилия Зәйнуллина һәм аның гаиләсе райондашларны кабат мул сыйлы өстәлләр артына җыйды. Корбан ашына дин әһелләре, мөмкинлеге чикле райондашлар, балалар һәм аларның әниләре, махсус хәрби операциядә Ил иминлеге өчен көрәшүче, батырларча һәлак булган егетләрнең якыннары, күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче балалар чакырылды. Ашка корбан чалынып, мул сыйлы табыннар әзерләнгән иде. Корбан ашына килгән райондашларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләп, Лилия Зәйнуллинага олы хөрмәтен белдерде.
151
просмотр
Сагынганда ак болытка кара, Ак болытлар булып мин агам. Шыбыр-шыбыр яңгыр ява, димә, Күз яшьләре булып мин тамам... Сагынганда ак буранга кара, Ак бураннар булып мин явам. Ак бураннар адаштыра, димә, Адаштырган сине мин һаман... Сагынганда ак диңгезгә кара, Ак диңгезләр булып мин агам. Ярларына дулкын кага, димә, Йөрәгеңә килеп мин кагам... Ә. Атнабаев
79
просмотров
Концертлар һәр чәршәмбе көнне Апасның Үзәк ял паркында сәгать 19.00дә башлана😍 Әлеге мәдәни чаралар район халкына һәм кунакларга күңелле ял итү мөмкинлеге бүләк итә. Узган атнада үзәк хастаханәсе коллективы райондашларны күңелле ял иттерде👏 Чираттагы концерт 17нче июнь көнне булачак. Тамашачылар алдында Апас мәктәбе, "Салават күпере", "Кояшкай" балалар бакчасы коллективлары чыгыш ясаячак. Әлеге концертлар район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән һәм "Татарстанда җәй" проекты кысаларында уза. 0+
72
просмотра
Район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән җәй дәвамында оешмаларның иҗат концертлары узачак😍 Концертлар һәр чәршәмбе көнне Апасның Үзәк ял паркында сәгать 18.00дә башланачак. Әлеге мәдәни чаралар район халкына һәм кунакларга күңелле ял итү мөмкинлеге бүләк итәчәк. Узган атнада Аграр көллият коллективы райондашларны күңелле ял иттерде. 0+
4
просмотра
Көрәш быел да бик кызу һәм мавыктыргыч булды. Келәмдә иң көчлеләр бил алышты. Яшьләр янәшәсендә көрәш ветераннары да бар иде. Шулай ук Казан шәһәреннән дә бик күп яшь көрәшчеләр кайтты. Әмма беренче урынга һәм баш батырга район данын яклап, республикада көрәшеп йөргән спортчылар гына дәгъва кыла алды. Апас Сабан туеның баш батыры булып кабат Раян Нургалиев калды. Яшьләр арасында батыр – Азбаба авылыннан Камил Зыятдинов. Раян Нургалиевның яшьләр арасында Сабан туе батыры булып калганы бар иде. Шулай ук Казан Сабан туенда да баш батыр исемен горур күтәргән егет ул! Сабантуй аңа тагын да онытылмас мизгелләр бүләк итте. Ул икенче рәттән Сабантуй келәмендә иң көчлесе!
3
просмотра
Ранис Тимергалиев яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен “Сугышчан батырлык өчен” медале һәм “Батырлык ордены” белән бүләкләнде. Ранис-Чүрибураш авылының тырыш, хезмәт сөюче Ромиль һәм Залия Тимергалиевларның олы уллары. Өч энекәшенә дә кайгыртучан абый, олы терәк ул. Ранис Тимергалиев 18 яшьлеген каршылаганнан соң, контракт төзеп Ил сагына баса. Беренче көннәрдә үк ул штурм ротасы бүлекчәсе гранотометчик ярдәмчесе итеп билгеләнә, дрон операторы булып та хезмәт итә. Шул вакытта беренче тапкыр яралана.