Тюлячиинформ
Иконка канала Тюлячиинформ

Тюлячиинформ

15 подписчиков

1просмотр

Кан бирергә теләүчеләр, ә алар шактый җыелган, ярдәмгә мохтаҗларга аз гына булса да сәламәтлек бүләк итү өчен, иртәдән үк  килеп җиткәннәр иде. “Почётлы донор” исеменә лаек булган Әнәс абый Кадыйров быел җитмешенче тапкыр килгән. “Армиядән кайткач, авылның шәфкать туташы җибәргән иде беренче тапкыр, менә шуннан бирле йөрим”, - диде ул. #татмедиа #теләче

1просмотр

Бүген Балыклы авылында, Алан, Балыклы, Күкчә һәм Ямбулат авыллары хатын - кызлар командалары арасында итекле хоккей ярышы узды. Уеннарны күзәтергә дә бик күп кеше җыелган иде.  Ямбулат җыелма командасы составында уйнаган Рәсүлә апа Вәлиуллина белән аралашып алдык.  - Куркып калсак та, аннары риза булдык. Командалар составында яшьләр дә, алтмыш яшьлекләр дә бар. Бик күңелле бара уеннар. Матур итеп каршы алдылар, рәхмәт оештыручыларга!, - диде ул. #татмедиа #теләче #спорт

3просмотра

Кече Кибәхуҗаның «Стиль и мода» берләшмәсенә йөрүче укучылар, җитәкчеләре Раъно Исамовна ярдәме белән егетләргә дип мендәр тышлыклары тегеп бирделәр. #тюлячиинформ

4просмотра

Виталий бүгенге көндә районыбызның Максабаш авылында яшәүче, стюардесса булып эшләгәндә "Шәхси батырлык өчен" ордены белән бүләкләнгән,  Альмира ханым Галееваның улы.   #тюлячиинформ

3просмотра

Район мәдәният йортларында районыбызның иң оста гармунчылары катнашында хәйрия концертлары гөрли. Алар арасында өлкән гармунчылар белән беррәттән талантлы  яшьләр булуы сөендерә. Шәтке авылыннан Айбулат Мөхөммәтханов әлеге концертта әтисе һәм абыйсы белән катнашты.  #татмедиа #теләче #сво

3просмотра

Районыбыз спортчылары яңа үрләр яулый Бүген Теләчедә район Беренчелегенә кул көрәше буенча ярышлар узды. 182 укучы катнашкан ярышларны безгә дә күзәтергә туры килде. Спортка гашыйк ике егет белән без дә аралаштык. Таһир Гараев армрестлинг белән 14 яшьтә шөгельләнә башлый. Дүрт ел вакыт эчендә ул күп уңышларга ирешкән. Моның өчен ул туганнарына, бигрәк тә теренеры Айрат Кыямовка рәхмәтле Олы Тиләҗе авылыннан Ришат Зәйнетдинов бик күп тапкырлар Россия, Дөнья Чемпионатларында батыр калган егет. “Иң беренче ярышым 2009 елда Чаллы шәһәрендә булды. Хәзерге вакытта без Орёл шәһәрендә, февраль аенда узачак Россия Чемпионатына әзерләнәбез”, - диде егет. #татмедиа #теләче #армрестлинг #тюлячиинформ