Тюлячиинформ
Иконка канала Тюлячиинформ

Тюлячиинформ

15 подписчиков

2просмотра

Ул районыбызның «Гыйниятуллин С.Ш. Племрепродуктор» җәмгыятендә үсте. Байкал Мәскәүнең милли ат традицияләре үзәгенә бүләк итеп бирелде. Ул тиздән Кремль мәктәбенең ат спорты театрында башкаларга да тәкъдим ителәчәк. Алда Байкалның барасы юлы зур! ВДНХ тамашачылары бу гүзәлне күп тапкырлар алкышларга күмәчәкләр әле!! #тюлячиинформ

8просмотров

Алан авылында "Татарстанда кыш" проекты кысаларында "Итекле хоккей" уены булып узды Уенда җиде команда катнашты.1урында елдагыча "Аю" командасы , 2урында -Алан урта мәктәбе, 3урында- Алан оешмасы белгечләре командалары лаек булды. Ветераннар командасы махсус бүләккә лаек булды. Бәйрәмдә халыкка тәмле плов, чәй, коймак тәкьдим ителде. Авыл халкы шушы бәйрәмне оештыручы Гаяз Кашаповка, иганәче Алмаз Фәсхетдиновка рәхмәтләрен җиткерә!

3просмотра

Шәтке авылында яшәүче Шәмсенур апа Закирова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны гомер бәйрәме белән балалары һәм район җитәкчелеге дә тәбрикләде. Шәмсенур апа Шәтке авылында туып үсә. 18 яше тулгач ул армия сафларыннан әнисе вафат булу сәбәпле ялга кайткан авылдаш егете Исмәгыйльгә тормышка чыга. #татмедиа #теләче #юбилей #тюлячиинформ

5просмотров

Бүген районда үз гомерләрен илебез тынычлыгы өчен корбан итүче сугышчы - интернационалистларга - локаль сугышларда һәм хәрби конфликтларда, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз истәлегенә һәйкәл ачылды 🕊🕊🕊 #тюлячиинформ