«МАРШРУТ: АВЫЛ» — РӘМЗИЛ БӘДРИЕВ
🌿 «МАРШРУТ: АВЫЛ» — ӨЧЕНЧЕ ЧЫГАРЫЛЫШ Бу чыгарылышта без кайчандыр авылда төпләнеп калып, үз хуҗалыгын булдырган һәм яраткан эшеннән ләззәт алып яшәүче шәхес - ТР атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, спорт мастеры, Минзәләнең «Юбилейный» спорт мәктәбенең баш тренеры Рәмзил Бәдриев белән танышабыз. Аның өчен авыл - яшәү урыны гына түгел, ә тулы бер тормыш. Биредә һәр агачның үз тарихы, һәр уңышның артында тырыш хезмәт тора. Үз кулларың белән үстергән җимешне өзеп алуның рәхәтен авыл кешесе генә яхшы аңлыйдыр. Рәмзил Бәдрив өчен тормышының тагын бер мөһим өлеше - көрәш. Эшен яратып, үзе тәрбияләгән чемпионнар белән горурланып яши ул бүген. Ул яшь спортчыларга көрәш серләрен генә өйрәтеп калмый, аларда көч, сабырлык, тәртип һәм җиңүгә омтылыш булсын дип тырыша. «МАРШРУТ: АВЫЛ» белән без туган җиребездә яшәүче, үз хезмәте белән матурлык тудыручы кешеләр белән танышуны дәвам итәбез! 💚
Название:
«МАРШРУТ: АВЫЛ» — РӘМЗИЛ БӘДРИЕВ
Категория:
Разное