ИМТИХАН ТАПШЫРУ
Моннан унсигез ел элек Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе каршында гарәп графикасында укырга-язарга һәм Ислам дине нигезләрен өйрәнү буенча 3 еллык курслар ачылган иде. Шул вакыт эчендә аны 429 кан-кардәшебез тәмамлап чыкты. Өлкәнең үзәк мәчетендә узган чираттагы чыгарлыш кичәсендә тагын 15 кешегә таныклыклар тапшырылды. Кичәге шәкертләр иртәгәдән үзләре дә авыл-районнардагы мәчет-мәдрәсәләрдә мөгаллимлек итә алачак. Имтиханның барышы һәм булачак мөгаллимәләр белән үз хәбәрчебез Рамис Сафин да танышып кайтты.
Название:
ИМТИХАН ТАПШЫРУ
Категория:
Разное