Тюлячиинформ
Иконка канала Тюлячиинформ

Тюлячиинформ

11 подписчиков

10
просмотров
Балыкчылык – күпләрнең яраткан шөгыле. Кемдер балыкны тотарга, кемдер ашарга ярата. Теләче авылыннан Хаҗинур абый Дәүләтшин лаеклы ялга чыкканнан бирле, унбиш елдан артык йөрим, ди. - Рәхәтләнеп утырабыз, ял итеп. Өйдә эш булмаганда тизрәк балык тотарга барырга ашыгам. Сәламәтлек өчен дә файдалы бит, саф һавада утырулары ни тора. Җаен белеп тотсаң, балык эләгә. Тоткан балыкны кыздырып ашыйбыз, шпроты бик тәмле була. Тавыклар бик ярата. Җәен яр кырыенда гына йөрисең, кыш көннәрендә кая телисең, шунда барып тотарга була балыкны, - диде Хаҗинур абый үзе. #тюлячиинформ
2
просмотра
“Батыр” спорткомплексында районыбызның шәхси эшмәкәре Хәким Хадиуллин призына, армрестлинг буенчаТеләче районы Беренчелеге бара. Ярышларның сәбәпчесе Хәким Каниф улы әйтүенчә, әлеге ярыш беренче тапкыр 1998 елда, Алан урта мәктәбендә уздырыла башлаган булган. Ел саен уздырыла торган бу ярышта республиканың иң көчле спортчылары катнаша. #татмедиа #тюлячи #спорт
2
просмотра
Бүген Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Рәйсә Хәбибулла кызы Исмәгыйлова үзенең100 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Аны район башлыгы Айрат Фатхуллин тәбрикләде. Юбилярга ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хаты, "Татарстан Автономияле Совет социалистик республикасы төзелүгә 100 ел" һәм "Теләче муниципаль районы каршындагы казанышлары өчен" медальләре тапшырылды. Бу хакта тулырак район газетасыннан таныша аласыз. #татмедиа #теләче
1
просмотр
Теләчедә, көрәш буенча, 2011 нче елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында, ТР билбау көрәше федерациясе президенты, Казан шәһәре көрәш федерациясе һәм»Зилант» спорт клубы җитәкчесе, милли көрәш буенча спорт остасы, «Интерметтрейд» ҖЧҖ генераль директоры Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына, ачык Теләче муниципаль районы Беренчелеге бара. Туры эфир: https://vk.com/club51900791
5
просмотров
Бу атнада  православныйлар Масленица - Май чабуны бәйрәм итәләр. Бик күңелле, һәр көне мәгънәле бәйрәмне олылар да, яшьләр дә бик ярата, шуңа күрә аның халыкның көнкүрешенә әйләнеп кайтуы табигый. Бүген Ачы авылы мәдәният йорты  каршында күптән оешкан "Рябинушка" ансамбле Масленица бәйрәмен үткәрүдә актив катнашты.   #татмедиа #тюлячи #масленица
3
просмотра
Кичә Теләче Боз сараенда районыбызның яшь хоккейчылары өчен хоккей бәйрәме узды. Россиянең иң көчле хоккечылары хоккей белән шөгыльләнүче  сәләтле  яшь спортчылар өчен мастер-класслар уздырдылар. Дәрестә балалар хоккей йолдызлары күзәтүе астында  ике сәгатькә якын бозда шөгыльләнде, капкачылар аларның уеннарын анализлады, бозда  күнекмәләр уздырды, уеннарга психологик яктан ничек итеп дөрес әзерләнү серләренә төшендерде. Теләче авылыннан Роман Киселёв хоккей белән дүрт яшьтә шөгельләнә башлаган. - Миңа хоккей бик ошый. Тренерабыз Фиданур Мөбәрәкшин күзәтүендә даими шөгельнәбез, - диде Роман. Остазлар фикеренчә, әлеге остаханә яшь хоккейчылар өчен генә түгел, тренерлар өчен дә файдалы. #татмедиа #тюлячи #спорт #хоккей
8
просмотров
Легендар хоккейчылар бүген Теләчедә балалар өчен мастер-класс уздырды. Әлеге чарада алар яшь хоккейчылар белән аралаштылар, бозда күнегүләр үткәрделәр - малайларга капкага алка кертү техникасын, башка уен күнегүләрен күрсәттеләр, автографлар өләштеләр, бергәләшеп фотога төштеләр.