Районда дүртенче ел рәттән якташларыбыз - ветеран журналист Галәветдин Зыятдинов һәм язучы, балалар шагыйре, журналист Дания Гайнетдинова истәлегенә багышланган «Яшь журналист" иҗат бәйгесе узды. Журналистлар берлегендә узган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы мизгелләре видеоязмада.
#татмедиа #тюлячиинформ
#тюлячиинформ
Баландыш авылында узган бәйрәм чарасы яшь хәбәрчебез Милена Саруханян күзлегеннән 🕊
#тюлячиинформ
#тюлячиинформ
#тюлячиинформ
#тюлячиинформ
Бөек Ватан сугышы елларында авыр тыл хезмәтен үз җилкәләрендә татыган ветераннарыбызның батырлыгын онытырлык түгел.
9 май бәйрәме якынлашкан көннәрдә Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә дә тыл хезмәтчәннәренең хәлен белешеп, аларның күңелләрен күреп, күчтәнәчләр тапшырдылар. Республика, район җитәкчеләренең теләкләрен җиткерделәр. Өлкән буын вәкилләре үзләренә күрсәтелгән хөрмәткә, игътибарга олы рәхмәтле булып калды. Әлеге чарада мәктәп укучыларының катнашуы тәрбияви әһәмияткә ия 💫
#тюлячиинформ
Бүген Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Камалова Фатима Шакирҗан кызы 98 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп уза. Аны туган көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин, Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин һәм район ветераннар Советы рәисе Рәис Заһидуллин тәбрикләде.
Улы Мөдәррис белән гомер итүче Фатима әбинең тормыш юлы хезмәттә уза.
- Бишенче сыйныфка кадәр генә укыдым. Сугыш башланды. Авылдагы артельгә эшкә кердем. Көннәр аяз булганда колхоз басуына чыга идек. Бөтен басуны ырып- җырып чыга идек унөч-ундүрт кыз. Яңгыр яуса артельдә эшләдек , – дип искә алды яшьлек елларын чордашлары кебек үк авыр заманда яшәгән туган көн иясе.
#тюлячиинформ
