Каен себеркесе бәйләү буенча Әминә апа Мөхәммәтҗановадан мастер-класс. Саба районы Иләбәр авылында миллек бәйләү өмәсе. Сезнең якларда да бармы мондый өмә?
19 июнь сәгать 11 дә Казан Сабан туе алдыннан традицион бүләк җыю йоласы үтәчәк. Бүләк җыю дүрт маршрут буенча узачак:
✅ ТР Рәисенең Казан Кремлендәге резиденциясеннән Бауман һәм Кремль урамнары буенча;
✅ Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрыннан Пушкин урамы буенча;
✅ «Туган авылым» комплексыннан Миңнуллин урамы буенча;
✅ Иске Татар бистәсе буенча. Бу чарадан читтә калмагыз!
Видео: Фәгыйлә Шакирова
#сабантуй #казан #татарстан #казансабантуе
Республикабызның төрле районнарында Сабантуйлар гөрләп үтте.
Уртада - үзешчәннәр.
Уртада халык чыгыш ясаган Сабантуй - иң чын Сабантуйдыр. Видео: Гөлгенә Габделхакова.
Тукай иҗатына балачактан гашыйк Мөсәмирә апа белән Вакыйф абый Сәлиевләр аның әкиятләрен, шигырьләрен сәйләннән үрелгән кул эшләре ясап, зур күргәзмә булдырган. Бер-бер артлы ике инсульт, йөрәгенә операция кичергән Мөсәмирә апа шушы шөгыльләре аша көч алам, ди. Бөртекләп җыеп эшләнгән «Тукай иленә» кунакка сезне дә чакырабыз.




