Клара Кәлимуллина Җәлил поселогының "Дуслык" ансамбленә йөри ✨ 🎤. Ветераннар хәрәкәте активисты ✊. Җирлектә узган чараларның уртасында, һәрвакыт алдынгы сафларда! 🌸🌷
Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән Татарстан Республикасында суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов котладылар
Тулырак: sarman-rt.ru/news/avyl-...
#ТАТМЕДИА
Александровка авылында яшәүче Ильмир hәм Эльза Сабировларның бакчасы әкият дөньясын хәтерләтә. Биредәге матурлыкны хуҗалар үз куллары белән ясаганнар👍🎉
Подробнее: https://sarman-rt.ru/news/selskoe-hozyaystvo/v-raion
Гөлия Хәмидуллина Сарманда яши. Йортсыз-хуҗасыз песиләргә күптәннән ярдәм кулын сузып килә, көн саен аларны ашата.
– Һәркөн кич белән урамга йөрергә чыгам. Чыкканда, үзем белән песиләргә дә ашарга алам. Ленин урамы буйлап Ял паркына кадәр менәм, берничә урында туктап, кечкенә дусларымны ашатам. Алар мине таныйлар, көтеп торалар, каршыма йөгереп чыгалар. Барлык кешеләр дә аларга карата мәрхәмәтле булсын иде, – ди ул.
Арабызда йортсыз-хуҗасыз хайваннарга ярдәм кулын сузучы игелекле кешеләр булу – бик яхшы. Әмма берничә кеше генә әлеге проблеманы хәл итә алмый. Шуңа күрә йортсыз песи-этләргә карата мәрхәмәтлерәк булсак, хайваннарны урамга чыгарып җибәрмәсәк, аларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итсәк иде, хөрмәтле райондашлар!
#Сарман #йортсызпесиләр #ярдәм #хайваннарныяклау #защитаживотных #бездомныекошки
Карашай Саклау авылында яшәүче Фәнил Әхмәтшинның бик уңайлы урындыгы бар.
– Бер танышым күптәннән инде шундый әйбер күтәреп йөри иде. «Ник күтәреп йөрисең моны?» – дип сорадым. «Очраштыкмы? Мин менә урындыкны җиргә куям да утырып торам», – ди бу. Ә бу урындыкны миңа узган ел туган көнемә бүләк иттеләр. Чыннан да, күтәреп йөрергә дә җиңел, бик уңайлы да, – ди ул.
Рәхим итеп, тыңлагыз!
Кәримә Сөләйман кызына 95 яшь тулды😍
Тормышны яратып, бер дә зарланмыйча, язмышка рәхмәтле булып яшик, хөрмәтле дуслар!




